Җәй - планетабыздагы барлык балалар өчен иң яраткан вакыт. Бу күңелле ял, табигатькә походлар, бик күп күңел ачу һәм маҗаралар, чөнки җәй каникул чоры. 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Бу балалар өчен күңелле һәм шатлыклы бәйрәм генә түгел, ә шулай ук олыларга барлык балаларның да мәхәббәткә, даими кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булуын искә төшерү дә. Районның мәдәният учреждениеләрендә бу искиткеч бәйрәмгә багышланган чаралар узды.