Татарстанда 30 меңнән артык күчемсез милек объектына карата комплекслы кадастр эшләре уздырачаклар

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Әлеге эшләр БДКМРда мәгълүматларның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында уздырыла.
Татарстанда комплекслы кадастр эшләре Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Балык Бистәсе, Саба, Чистай районнары территорияләренә, шулай ук Казан һәм Чаллыга кагылачак. 
Агымдагы елда федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән барлыгы 30 меңнән артык күчемсез милек объекты 67 кадастр кварталына карата комплекслы кадастр эшләре башкарылачак. 
Эшләрне "Роскадастр"ның Татарстан Республикасы буенча филиалы башкарачак. 
Комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк кадастр кварталлары белән сылтама буенча танышырга була.

ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 (843) 255-25-10
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://vk.com/rosreestr16                                                                                                                                                                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International