1 июньдә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өстәл уеннары буенча беренче республика чемпионатында катнашты.

2024 елның 4 июне, сишәмбе

1 июньдә “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өстәл уеннары буенча беренче республика чемпионатында катнашты.

Чарага Татарстанның барлык районнарыннан 200 бала, 150 педагог, 350 ата-ана һәм тамашачылар килде.

Узган ел “Бала-Сити” балалар бакчалары челтәре нәниләр татар теленә өйрәтү өчен “Акылы Уеннар” проектын булдырды. Татарстанның балалар бакчаларына 100 уникаль уен комплекты бирелде, шул исәптән безнең «Ромашка» балалар бакчасы да.

"Акылы" уеннар күңел ачу өчен "өстәл уеннары" гына түгел, ә тулы бер үсеш системасы булганга, аны үткәрү педагогтан махсус әзерлек таләп итә. Шуңа күрә 2023 елның ноябрендә педагог Алия Рауфовна әлеге комплект белән эшләү буенча өч көнлек уку узды.

Әминә Җәләлова, Алмаз Хисмәтов «Акыллы Уеннар» беренче республика чемпионатында катнаштылар. Һәр бала билгеле бер уенда катнашты, аны оештыручылар сайлады. Укучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр, шулай ук кыйммәтле бүләкләр алдылар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International