Өлешле торак төзелеше базарында кырыгалдарларның хәйләләренә ничек эләкмәскә

2024 елның 11 июне, сишәмбе

Тиешле рекомендацияләрне Татарстан Росреестры әзерләде
Татарстанның күчемсез милек базары, шул исәптән индивидуаль торак төзелеше, актив үсә. Төзүчеләрнең күпчелеге өлешләр төзү турындагы закон нигезендә шәһәр читендәге күчемсез милек төзү мөмкинлекләренә кызыксыну белдерә. 
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта аның гамәлдә булуы күпфатирлы йортларга гына түгел, аз катлы торак комплексларда индивидуаль торак йортлар төзүгә дә кагыла. 
Ул гына да түгел, РФ Дәүләт Думасында икенче укылышка индивидуаль торак йортлар төзегәндә эскроу счетлары механизмын таратучы закон проекты эшләнеп бетә, дип белдерделәр. Аның кабул ителүе июль аенда көтелә.
                       Эскроу - ул торак сатып алуга кертелгән өлешчеләрнең акчалары сакланган вәкаләтле банкта счет. Исәп-хисапта алар төзүче тарафыннан йортны эксплуатациягә кертүгә рөхсәт һәм милек хокукы турында ЕГРНнан өземтәләр белдерелгәнче саклана.

Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Росреестры торак төзелеше базарында кырыгалдарларның хәйләләренә эләкмәскә ярдәм итәчәк тәкъдимнәр әзерләде.    
Татарстан Росреестрын төзүдә өлешле катнашу шартнамәләрен дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Александр Грачев аңлатканча, күпфатирлы яисә индивидуаль торак йорт төзегәндә шәхси эшмәкәр йорт салучы була алмый.

Әгәр сүз юридик зат турында барса, төзүче бары тик хуҗалык җәмгыяте генә булырга хокуклы, аның исемен "махсуслаштырылган төзүче" сүзләре үз эченә ала. Ул тиешле төзелеш объектын төзү планлаштырыла торган җиргә хокукларга ия булырга һәм төзелешкә рөхсәт алырга тиеш. Шул ук вакытта, барлык кирәкле белешмәләрне күрсәтеп, проект декларациясе басылып чыгарга тиеш. Иң мөһиме: төзүче өлешләп төзелештә катнашу турындагы шартнамә нигезендә өлешләп түләүчеләрне финанслауны җәлеп итә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Өлешле төзелеш объектларын өлешле төзелештә катнашу шартнамәсе нигезендә сатып алырга планлаштырган гражданнар сагаеп калырга һәм, әгәр:
- төзүче булып гражданин яисә индивиду¬аль эшмәкәр чыгыш ясый;
- йорт салучы өлешләп төзелештә катнашу шартнамәсен теркәгәнче түләү таләп итә йә килешүне теркәргә теләми;
- йорт салучы килешүнең башка формасын - заем шартнамәсен, фатирны сату-алу шартнамәсен алдан бәяләү шартнамәсен, төзелештә катнашуның, вексельне сату-алу, фатирны резервлау һәм башкаларның беренчел шартнамәсен имзаларга тәкъдим итә.

"Үзеңне саклау өчен, төзелешне финанслаганчы, төзүчене җентекләп тикшерергә кирәк. Моның өчен төзелеш компаниясе турындагы бөтен мәгълүматны, шулай ук төзүче турында белешмәләр булган документларны проект декларациясе белән танышырга һәм төзүче кул куярга тәкъдим иткән килешүне бик игътибар белән өйрәнергә кирәк. Аны имзалаганчы һәм акча керткәнче, төзелеш компаниясе тәкъдим иткән мәгълүматның чынбарлыкка һәм закон таләпләренә туры килүенә ышанырга кирәк ", - дип ассызыклады Александр Грачев.


          


ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 (843) 255-25-10
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://vk.com/rosreestr16                                                                                                                                                                                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International