Һәр елны 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә.

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Һәр елны 6 июнь көнне Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.

А.С. Пушкин – рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шагыйрьнең бай әдәби мирасын төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыклар бердәй ихтирам итә, ярата, өйрәнә. Аның шигырьләре дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән.
Яңа Чаллы мәдәният йортында шул максаттан «Рус теле көне» билгеләп үтелде. Балалар белән язучының иҗатын, презентациягә нигезләнеп тормыш юлын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International