Әлки муниципаль районы администрациясе район халкына һәм кунакларына урман янгыннары торышын стабильләштерү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2024 номерлы карары белән гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чаралары керүен 14 июньнән 21 календарь көнгә чикләү кертелүе турында мәгълүмат җиткерә. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.
Урманнарда кешеләрнең булуы, транспорт чараларының керүе, эшләрнең билгеле бер төрләрен алып бару (законнарга ярашлы рәвештә урманнардан файдалану эшчәнлеген алып баручы кешеләрнең гомуми файдалану юллары буенча үтәли йөрүеннән тыш) чикләнде. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуда гаепле затлар, хокук бозулар характерына һәм аларның нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, дисциплинар, административ яки җинаять җаваплылыгына ия.Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының “Урман-янгын үзәге” Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәте гражданнарның урманнарда булуын чикләүне кертү һәм аларга транспорт чаралары керү чорында түбәндәге контакт телефоннарын карау максатында билгеләнде: 8 (843) 221-37-95, 8-800-100-94-00.