19.06.2024 ел Юхмачы авыл җирлеге территориясендә КФХ, ИП, Апак, Юхмачы, Чиябаш авыл җирлекләре өчен күчмә зона очрашуы үткәрелде. Очрашуны территориаль үсеш буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Н.В.Голубева уздырды. Очрашуда салым түләүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр каралды, гамәли аңлатмалар һәм күчерү ысуллары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм чаралары күрсәтелде. Чара барышында шәхси эшмәкәрләргә һәм үз-үзләренә эшләүчеләргә республика маркетинг үзәге ярдәмендә базарда продукция урнаштыру мәсьәләсе буенча белешмәлекләр тапшырылды