Максат: балаларга шатлык һәм канәгатьлек, психологик сәламәтлекне саклап калу. Елмаю һәм эмоциональ кабул итү, балаларның күңелле кәефе аша яшьтәшләрең белән аралашудан уңай хис-кичерешләр чыгарырга.
Мәсьәләләр: уен эшчәнлеге барышында кагыйдәләрне үти белүгә өйрәтү, балаларда тәэсирле хәрәкәтләргә (мимика, ишарәләргә) гамәли ия булу күнекмәләрен формалаштыру; уңай хис-кичерешләр формалаштыру; коммуникатив күнекмәләр тәрбияләү; уенда мәдәни тәрбия; нәфис-эстетик күнекмәләрне үстерү.