Татарстаннан иң яхшылар исеме өчен Антон Туркин, Александр Чумарзов, Айрат Харисов, Павел Малюшкин һәм Анна Рябова көрәшәчәк.
Тавыш бирү 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.
Җиңүчеләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының белем стажировкаларында катнашу һәм ведомствога ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү 8-11 июльдә Екатеринбургта узачак «ИННОПРОМ» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә узачак.
«Ел яшь сәнәгатьчесе» бөтенроссия премиясе 2024 елның гыйнварыннан июль аена кадәр Россия төбәкләрендә урнашкан нефть чыгару һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләрен гамәлгә куючылар һәм милекчеләре арасында уздырыла. Конкурста еллык кереме 120 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр булган предприятие җитәкчеләре һәм хезмәт коллективы 250 кешегә кадәр катнаша ала.
Премия Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә Россиянең яшь сәнәгатьчеләре клубы тарафыннан үткәрелә.