22 июнь - Россиядә Хәтер һәм кайгы көне

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, ул ил тарихында иң канлы һәм җимергеч булган. Хәтер һәм кайгы көне Россия тарихында иң кайгылы дата булып санала. Ул совет халкының гына түгел, бөтен дөньяның фашист изүеннән котылу өчен көрәш башлангычы булды. Ел саен, Хәтер һәм кайгы көнендә, Әлки районы мәдәният учреждениеләрендә “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә багышланган чаралар узды. Чарада катнашучылар әлеге куркыныч сугыштан әйләнеп кайтмаганнарның барысын да бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган ватандашларыбыз турында кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак шәмнәрне кабыздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International