Агымдагы елның 6 аенда алар - 7,8 меңнән артык
Бүген, 1 июльдә, йорт төзүчеләргә ярдәм итү өчен, 2020 елда пандемия фонында эшләтеп җибәрелгән дәүләт программасы тәмамланды.
Аның гамәлдә булган чорында татарстанлылар 42 меңнән артык ташламалы ипотека рәсмиләштергән. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә алуга кагылышлы гаризаларның күпчелек өлеше төзелештә өлешле катнашу шартнамәләренә туры килә - 35 меңнән артык, алга таба сату-алу килешүләре бара - 5,1 меңнән артык.
Агымдагы елда 6 ай - гыйнвар-июнь айларында Татарстан Росреестры тарафыннан 7 816 ташламалы ипотека теркәлгән.
"1 июльдә дәүләт ярдәме белән ипотека төрләренең берсе генә тәмамланды. Билгеле булганча, күп кенә гражданнар, ташламалы ипотека кулланып, инвестицияләр кертү максаты белән күчемсез милек сатып алганнар. Ләкин торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гади гражданнар өчен башка дәүләт программалары гамәлдә булуын дәвам итә.
Мәсәлән, 2030 елга кадәр озайтылган гаилә ипотекасы; вакыты чикләнмәгән авыл ипотекасы; IT-ипотека. Шулай ук укытучылар һәм оборона комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитын киңәйтергә тәкъдим итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, гражданнарның төрле категорияләренә исәпләнгән төрле дәүләт программалары бар, - дип шәрехләде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.
ММЧ өчен элемтәләр
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте
8 (843) 255-25-10
https://rosreestr.tatarstan.ru
https://vk.com/rosreestr16