Китапханә хезмәткәрләре алар өчен таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. Балаларга китапханәнең китап саклагычы булуы, аның ни өчен кирәк булуы, стеллажларда китаплар ничек куелуы, китапханәне укучы булу турында сөйләделәр. Китап белән эш итү кагыйдәләре турында искә төшердек. Балаларга бигрәк тә уен бүлмәсе ошады, анда һәр яшь кунак укый һәм уйный ала.
Китапханәдән яшь кунаклар әкиятләр китабы белән киттеләр.