Гаилә- кешенең иң зур һәм иң мөхим байлыгы.

2024 елның 10 июле, чәршәмбе

Гаиләдә туган җирне ярату һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау да гаиләдән башлана. Махсус хәрби операциядә илебезнең куркынычсызлыгын батырларча саклаучы ир-егетләребезнең гаиләләре аерым игътибар үзәгендә. Алар-безнең хәрбиләребезнең рухи көч чыганагы, ышанычлы терәге, таянычы. Ташбилге авыл китапханәчесе 8 июль-Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан уллары махсус хәрби операциядә катнашучы Ситдиков Илсур-Алсу гаиләсендә кунакта булып кайтты. Китапханәче әлеге бәйрәмнең тарихын сөйләде, аның символы борынгы заманнардан Мәхәббәт билгесе булган ромашка белән таныштырды. "Минем гаиләм-минем терәгем" дигән темага әңгәмә үткәрелде,балалар гаилә темасына рәсемнәр ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. Ачык, кунакчыл әлеге гаиләгә бары тик сәламәтлек, балаларның шатлыгына сөенеп, тигез гомер итүләрен телим. Һәм шулай ук китапханәче, илебезне яклап махсус хәрби операциядә катнашучы һәр гаиләгә сабырлык, түземлек, исән имин килеш якыннарын каршы алуларын теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International