район администрациясе бинасында гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл форматында төрле категориядәге гаиләләргә бушлай хокукый һәм консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән чара узды. Түгәрәк өстәл эшендә опека һәм попечительлек органнары, нотариус, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, юрист, КДН вәкилләре катнашты.
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать ителгән мәсьәлә буенча аңлатмалар бирелде.