Нәкъ менә җәй көне бик күп мөмкинлекләр ачыла, кояш баешын күзәтү дисеңме, елгада су коену дисеңме, сәяхәт итү дисеңме - болар барсы да кабатланмас хисләр бүләк итә! Ә бала-чагаларның саф һавада, табигатьтә йөрүләре, хәрәкәтчән уеннарда катнашулары сәламәтлекләренә бәяләп бетергесез файда да китерә! Урта Әлки авылы мәдәният хезмәткәре балаларны кичке уенга җыйды.