«Авыл көне» дигән бәйрәм уздыру матур традициягә әйләнеп бара.

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

Иске Алпар һәм Яңа Камка авыл җирлегендә дә 20 һәм 21 июль көнне бу бәйрәмне горләтеп уздырдылар. Ә инде Иске Алпар авылы мәдәният йорты җитәкчесе – Галиуллина Сәвия – Мәдәният Министрлыгынын мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бәйрәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм шунда туып-үскән авылдашлар, иганәчеләр көче белән оештырылды. Авыл үзешчәннәре, район мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән бәйрәмне ямьләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International