Нәрсә ул террорчылык? Бу сүз каян килә?Үзендә нәрсә бар? Һәм мондый вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга? Викторина тест формасында узды. Викторина сорауларында җавапларның берничә варианты тәкъдим ителде, дөресен сайларга кирәк иде. Шулай ук егетләр тоткынлыкка эләккәндә яки шартлау ситуациясендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында үз фикерләрен белдереп,сорауларга актив җавап бирделәр. Чара азагында нәтиҗәгә килделәр. Террорчылыкка каршы нәтиҗәле көрәштә хокук саклау органнары чаралары белән беррәттән, безнең һәрберебезнең терактларга каршы тора алуы, шушы куркыныч шартларында үзебезне дөрес тота белүе мөһим фактор булып тора.