5 августта Демидовка авылында яшәүче Силина Антонина Егоровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Туксан яшен тутыруга карамастан, ул кунакларны үзенең күтәренке рухы һәм яхшы кәефе белән гаҗәпләндереп, ачык йөз белән каршы алды. Юбиляр сау-сәламәт, күңелле һәм беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мондый юбилей-бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки мондый олы яшьне һәркемгә дә очратырга насыйп булмый бит. Бүгенге көндә Антонина Егоровнаны туганнары һәм якыннары: 5 кызы, 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы кайгырта.
Бу истәлекле көнне аны котларга «Рябинушка» коллективы әгъзалары килде, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел күтәренкелеге, туганнарының мәхәббәте һәм кайгыртуы, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм теләде. Аның хөрмәтенә котлау җырлары башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International