Балалар алып баручының биремнәрен үтәп, светофорикка аның төрле төстәге утларын табарга булыштылар. Бу чара балаларның Светофор һәм аның сигналлары, аның төсләренең әһәмияте турында белемнәрен ныгыту өчен үткәрелде. Балалар юл билгеләрен искә төшерделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү аша үз тормышларының куркынычсызлыгы нигезләрен белделәр.