Нумерологиядә 8 санының көче рухи һәм матди дөнья арасында баланс эзләү, тигезлек табу, үзенең билгеләнеше һәм дөньяда урыны табу энергиясен йөртә. Сигезле-ул чиксезлек билгесе, аның һәр чираттагы әйләнешендә кешелек дөньясы үзе өчен яңа дәрәҗәгә күчә. 08.08.2024 датасындагы өч Сигезле тезмәсе бу көнне календарьда үзенчәлекле итә, чөнки киләсе тапкыр мондый тезмә 9 елдан соң, 2033 елда очрашачак.
Иске Тахтала авыл клубында балалар белән «чиксезлек һәм без»дигән тематик чара үткәрелде. Балаларга Чиксезлек нәрсә ул, аның билгеләнеше турында сөйләделәр. Чара азагында резинкалардан чиксезлек билгесе ясадылар.