Ерактан балкып торсын авыллар

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

Әлеге референдумда үзара салым җыярга дигән карарлар кабул ителде, бу салымнан кергән акчаларны исә урамнарны яктыртуга тотарга булдылар. Нәтиҗәдә авыр йөк урыныннан кузгалды - референдумнарга кадәр районның барлык авылларында 407 урам лампасы яктылык сирпеп утырса, хәзер инде 1419 лапма эшли.

Акчасыз берни дә кылып булмый торган чорда яшибез. Шулай булгач аңлашыла – кайда күбрәк акча җыелган, шунда күбрәк урамнарда электр лампалары урнаштырылган. Әйтик, иң зур җирлектә – Базарлы Матак һәм Түбән Биктимер авылларында хәзерге вакытта 640 яктырткыч куелды инде. Соңгы вакытта Үзәк Усадьбада 12 һәм Юбилей урамында 3 лампа урнаштырылды. Ә кечкенә генә Түбән Биктимерне 24 лампа яктыртып тора! Район үзәгендә исә эш дәвам иттерелә.

Карга авылында референдум  үткәргәнче үк инде 35 лампа бар иде, тагын 22 се агымдагы елда эленде. Үргәгар авыл җирлеге башкалар өчен үрнәк: биредә 37 яктырткыч куярга кирәк, дип планлаштырган иделәр, бу эшне, күмәк рәвештә акча җыеп, башкарып та чыктылар. Иске Камка җирлегендәге 3 авылга 73 лампа куелды (план 85 данә). Шуларның 6 сы – кечкенә Мәүләшәдә (Яңа Камка), ә Карамалының урамнарына 23 лампа яктылык сибә.

Иске Чаллы авыл җирлегенә кергән 3 авылга 80 лампа кую планлаштырылды һәм бу эш тулысы белән эшләнде, бу арада барлык лампалар да яктылык бирә башлый. Ташбилгедә 31 лампа төнге урамнарны яктыртып, авылны ерактан ямьләндереп тора. Башка җирлекләрнең күбесендә планлаштырылганның яртыдан артыгы эшләнгән инде.

Шул ук вакытта проблеманы бик авырлык белән хәл итүче җирлекләр дә бар. Әйтик, Апакта нибары 10 яктырткыч (план – 26), Борискинода 41 (78), Иске Матакта 16 (план 83), Иске Салманда 60 (162), Чуаш Кичүендә 32 (план 122), Юхмачыда 77 (план 142) лампа гына куелган. Әмма барысыннан да "уздырганы" – Югары Колчурино авыл җирлеге: биредә халык акчасына 80 лампа куярга уйласалар да, әлегә кадәр берне генә дә куя алганнары юк! Дөрес, 10 лампа сатып алганнар, әмма алар үзләре багана башына менеп кунакламас та, сөенечләреннән балкып яна башламас, шул…

Сәбәп нидә соң? "Артка калучылар" акча җитми, халык үзара салымны түләми, башта ут кабызыгыз, аннары түләрбез дип әйтә, дигән "аңлатма" белән акланалар. Димәк, кешеләр белән аңлашып эшләү җитенкерәми. Юкса, кем генә авылы урамнарының төннәрен дә якты һәм куркыныч булмавын теләмәс икән!?

Р.Сәлахов,

район башкарма комитеты җитәкчесенең төбәк үсеше буенча урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International