Китаплары мирас булып калды

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Әсрар-Гали Әбрар улы 1938 елда Әлки районының Түбән Биктимер авылында  туа. Алпар мәктәбен тәмамлаганда ук инде егетнең даны еракларга таралган иде. Әсрар-Гали яшьтән якын-тирә авыл Сабан туйларында көрәшеп батыр калды. Ул 16 яшьлек чыгында Әлки районының баш батыры булды. Һәм аның батыр дигән исеме бөтен Татарстанга диярлек мәгълүм булды.
Нык буынлы, кыю йөрәкле, шомырт кебек кара бөдрә чәчле, мәһабәт гәүдәле егетне армия хезмәтенә  хәрби диңгез флотына алалар. Хәрби хезмәттән соң ул Лениногорск шәһәренә кайта. Анда кирпеч заводында комсомол оешмасы секретаре булып эшли, аннары нефтьче була.
Шул чорда Әсрар-Гали абыем әдәбият белән ныклап кызыксына башлый, иҗатка тартыла. Ул Ш.Бикчуринның атаклы әдәби берләшмәсенә йөри. 1992 елда проза әсәре өчен Шамил Бикчурин исемендәге олы премиягә лаек булды абый.
Кече яшьтән үк "Якты юл" колхозында, аннары "Актай" совхозында тимерче ярдәмчесе булып эшләгән абыемның көче-куәте ташып тора, ул бернинди хезмәттән дә курыкмый иде. Илебездә удар төзелешләр чоры башлангач, яшь язучы Әсрар-Гали дә Прокопьевск шәһәренә шахтада эшләргә китә. Ул 7 ел забойда хезмәт куя. Һәм тиздән үзенең җир астында түгел, ә җир өстендә кирәклеген төшенә ул. 1973 елда Лениногорск шәһәренә кайтып, "Ильич васыятьләре" газетасы  каршында радиотапшырулар оештыручы булып урнаша.
1970 елдан Әсрар-Гали Галиев Журналистлар берлеге әгъзасы, 1989 елдан – Язучылар берлеге әгъзасы. Ул профессиональ язучы буларак үзенең бөтен көчен, тәҗрибәсен, белемен әдәби иҗатка багышлый. Бер-бер артлы китаплары дөнья күрә. "Әтием пилоткасы", "Ак йөгән", "Батырга-батыр", «Асыл кошым минем», "Төнге җыр" – абыйның иҗат җимешләре тупланган китаплар.
Иҗатының соңгы елларында Әсрар-Гали "Гали Батыр" исемле трилогия өстендә эшләде. Авыруына карамастан, 4 томнан торган роман язды. Авыр чаклары булса да, яшәде, зарланмады, түзде. Туганнары, дуслары, каләмдәшләре хәлен белешеп тордылар. Фәнзаман абый Баттал, Туфан абый Миңнуллин, Шамил абый Маннапов аның белән еш аралашып, күңелен күтәреп тордылар, зур рәхмәт аларга. Шамил Маннапов белән абыем Алпар урта мәктәбен бергә тәмамладылар, алар бер парта артына утырып укыдылар. 
Абый "Гали Батыр" романын киләчәк буынга мирас итеп калдырды. Бу романда яшәү мәгънәсен билгели торган сыйфатлар ачып бирелгән. Абый көчле кеше иде. Үзе турында ул уйламады. Гади кешеләргә, дусларына ярдәм кулы сузды. "Югалттым мин саулык-байлыгымны, зур югалту башка була алмас. Таптым бары картлыгымны, анысы миннән, беләм, инде югалмас", дип язган иде ул. Үз заманының барлык авырлыкларын иңнәрендә үткәрде шул абый. 
Бик аяныч, алтмыш яшенә дә җитми арабыздан китеп барды ул. 1998 елның 12 сентябрендә Әсрар-Гали Галиевны соңгы юлга озаттык, мәңгелек йортына. Ул әрнүле көннәрдә  көзге яңгыр булып табигать тә безнең белән яшь койгандай булды. 
Сабый бала сыман нечкә күңелле, аксакал бабайлардай акыллы идең шул, абый. Сабантуйлар җитсә, сине уйлап йөрәк сызлана. Син бит, абый, үзең бер Сабантуй идең. Өздереп тальян уйнадың, көрәшкә чыксаң мәйдан тоттың. Безне калдырып бик иртә китеп бардың. Әмма барыбер без сине үз арабызда итеп тоябыз. Туган төбәгебез Әлки, без йөргән болыннар, Кызыл тау башы, челтерәп аккан чишмә буйлары сине хәтерли, сине сагына. Тыныч йокла, абый!
Корбан-Гали Галиев,
Түбән Кама шәһәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International