Әлки районы Иске Салман авылы зиратында 1292 елңың 15 июнендә, Сабан туе көнендә җирләнгән кабер табылган. Бу авылда туып үскән, эшкуар, Әлки районының мактаулы гражданины Рәис Хәйруллин каберләрне төзекләндергән. Барысы өч кабер, берсендә татар халкының милли бизәге уелып эшләнгән, кем җирләнгәне инде сакланмаган. Мәңгелеккә илтә торган эшне башкарып чыккач, чарада уздырдылар. Анда катнашкан Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, дин әһелләре, галимнәр, аксакаллар, гомумән, авыл халкы изге эшне башкарып чыккан авыл меценаты Рәис Хәйруллинга рәхмәтләрен әйтте, ата-бабалары рухына дога кылды.
Тарих фәннәре кандидаты Рафикь Насыйров кабердәге борынгы язмаларны укыды. Ташка гарәпчә, Милади ел исәбе буенча 1292 елның 15 июнендә Сабан туе көнендә җирләнде, дигән язма язылган. Сорауларга җавап та бирде. Кабердәге милли бизәкне, борынгыдан килгән милли хәзинәбез икәнлеген аңлатты.
Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиеваның сәламнәрен, рәхмәтләрен Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җиткерде.
Әлки районы шәҗәрәсен төзегән , төбәкне өйрәнүче, Татарстанның атказанган икътисадчысы Мансур Ганиев Рәис Хәйруллинның 14 буыны нәселе шәҗәрәсен төзеп алып килгән иде. Аларның нәселе җебе 1666 елдан Ярмәк Бохараевтан башлана.
Төбәкне өйрәнүчеләр фикеренчә, Иске Салман авылында морзалар яшәгән. Шуларның берсе 1797 елда морза Чипкенеевлардан 10 гаилә Әлки районының Абдул Салман авылына нигез сала. Алар төбәкче Мансур Ганиевның бабалары була.
Иске Салман авылыннан ерак түгел Изгеләр чишмәсе бар. Чараның икенче өлеше шунда дәвам ителде. Чишмәне дә Хәйруллиннар төзекләндергән, эшкуар Рәис Хәйруллин авыл халкын, кунакларны сый-нигьмәтләрдән авыз иттерде. Иске Салман авылы остабикәләре чишмә суы тутырылган самоварлардан, кеше организмына дәва бирә торган чәйләре белән сыйлап торды.
Тарихта уелып кала торган чарага Иске Салман авылында туган, Татарстанның халык артисты Резидә Төхфәтуллина, якташлары, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов, район җырчылары татар халык әсәрләрен яңгыратты. Якташлар бу көнне бергә очрашты, хәл-әхвәлен белеште, ата-бабаларын искә алды. Киләчәктә башкарасы эшләре турында сөйләште.
Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе