Ул Ходайның үзгәрүен символлаштыра. Русьта төп җимеш алма булганлыктан, аңа аерым әһәмият бирелә. Бәйрәмдә ашалган Изге җимеш көч, сәламәтлек арттыра һәм теләкләрне үти дигән билге бар иде.
Иске Тахтала авыл клубында «Яблочный Спас яблоко припас»дигән тематик чара үткәрелде. Халык календаре билгеләре белән таныштык. Шушы көннән кичнең салкынаюын, кошларның көньякка очарга әзерләнүен белделәр. Бәйрәм азагында балалар алма белән сыйландылар һәм матур алма рәсемнәре ясадылар.