Үз газетабыз

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
"Әлки хәбәрләре" – безнең үз газетабыз. Һәр яртыеллыкта газеталарга подписка башлану белән мин беренче чиратта район газетасына язылам. Күп төрле газета-журналлар арасында "Әлки хәбәрләре" безгә иң якыны. Анда без үз ягыбызның кешеләре – алдынгы терлекчеләр, игенчеләр, механизаторлар – аларның  эшләре турында укып беләбез. Газетада тормыш бар яктан да яктыртыла. Укучыларыбыздан килгән хатлар да тузан җыеп ятмый монда, "Редакция почтасы", "Сездән килгән хатлар" рубрикалары астында тиз арада басылып чыга. Мондый язмаларны мин бик яратып укыйм. Газетада авыл яшьләренең тормышы, эше һәм ялы турында да күбрәк язарга кирәк. "Безнең гаилә", "Килен-каенана" рубрикалары белән дә мәкаләләр укыйсы килә. Шулай ук газета аша җиткерелгән котлау сүзләре, рәхмәт хатлары да, файдалы киңәшләр дә үзенә җәлеп итәләр. Мин аларны бик кызыксынып укыйм.
"Хәзер телевидение, Интернет", газетаны укучылар юк диючеләр дә бар. Ләкин алай түгел, мин газета-журналларны бик яратып укыйм. Почта килү белән, бөтен эшемне ташлап, газеталарны актара башлыйм, иң беренче чиратта, үз газетабыз "Әлки хәбәрләрен" башыннан ахырына кадәр укып чыгам. Хөрмәтле укучылар! Үз төбәгебездәге яңалыклар белән таныштырып торучы, бай эчтәлекле, кызыклы, яратып укый торган газетабызга бу яртыеллыкта да язылыйк. Ул бит безнең үз газетабыз.
Г.МИНГӘРӘЕВА,

Базарлы Матак авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International