«Армия хезмәте авырлыкларыннан куркып калмады»

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Армиядә инде хезмәт итүче егетләребез турында әйбәт хәбәрләр килеп тора. Әле күптән түгел генә Базарлы Матакта яшәүче Хәмит һәм Әлфия Хәйретдиновлар уллары Илназ хезмәт иткән часть командирыннан рәхмәт хаты алып зур сөенеч кичерделәр.
Илназ Хәйретдинов Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлагач аграр институтка укырга керә. Быел май аенда вузны тәмамлап диплом алуга  хәрби хезмәткә чакырыла ул.
–Илназ армиягә бармый калуны башына да китермәде. Бик теләп китте,–дип сөйли әнисе Әлфия ханым. –Гел әйбәт хәбәрләр алабыз үзеннән. Әни, әти, борчылмагыз, хезмәтем яхшы бара, дип куандырып тора үзебезне.

Илназ хезмәт иткән хәрби часть командиры Хәйретдиновларга юллаган хатында әйбәт егет тәрбияләп үстергән өчен аларга рәхмәт белдергән. "Сезнең улыгыз Илназ Хәмитович үзенең сугышчан бурычын  намус белән үти. Россиянең дәүләт мәнфәгатьләре таләп иткәнчә, Ватанга хезмәт итүне ул үзенең изге бурычы дип саный.  Тырыш хезмәте белән Илназ сугышчан әзерлектә югары күрсәткечләргә иреште. Без аның уңышлары белән горурланабыз  һәм  Ватанның ышанычлы сакчысын тәрбияләгән өчен сезгә чын йөрәктән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез горурлана аласыз: улыгыз армия хезмәтенең авырлыклары алдында куркып калмады, чын гражданин буларак лаеклы төстә ил сакчылары сафында үз урынын алды. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм улыгызның исән-сау өйгә әйләнеп кайтуын телибез", диелә хатта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International