Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Эшчәнлекләре һәм проектлары җәмәгатьчелектә танылу алган һәм коммерциячел булмаган секторны, гражданнар бергәлеген үстерүгә, аларның катнашуын оештыруга зур өлеш керткән гражданнарны һәм муниципаль берәмлегегезнең социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларын тәкъдим итүдә актив катнашуыгызны сорыйбыз. Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт. тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm