Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Упкынга бер адым калгач...
2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Дөрестән дә, яшерен-батырын түгел, авылларда бүген беркайда да эшләмәүче, ата-ана җилкәсендә яшәүче яшьләр, типсә тимер өзәрлек ир-егетләребез эчүчелек дигән яман чир белән авырый. Эчүчелек, наркомания кебек әшәке чирләр көннән-көн мохитебезгә тирәнрәк үтеп керә. Бу "яшел елан" һәм наркоманиягә каршы массакүләм мәгълүмат чараларында күләмле эш алып барыла. Шушы яман чирләрдән үз гражданнарын дәвалау өчен дәүләтебез күпме акча түгә. Кемнәрнеңдер газиз уллары һәм кызлары, тормыш йөген тартып баручы ир-егетләребез дә әлеге авырулардан иза чигә. Моны кемдер акча җитмәүгә, гаиләдәге ызгыш-талашка, бизнесының таркалуына һәм башка бик күп сәбәпләргә сылтый. Ләкин бит син бу дөньяга кеше булып тугансың, синең уйлау, фикерләү сәләтең, нәрсә ярый, нәрсә ярамый дигән төшенчә бар!? Яман, кыек юлга басу бик тиз, ләкин аннан чыгу юлын гына озак эзләргә туры килә.
Берсендә шулай район үзәгендә йолкыш кыяфәтле бер ир уртасы кешене очраттым. Йөзе таныш та, юк та кебек. Яхшылабрак карасам, авылдашым Самир булып чыкты. Бу мине күреп эндәшмәсә генә ярар иде дип, тиз-тиз атлый башладым.
–Әллә инде авылдашыңны да танымыйсың, әллә күрмәмешкә салышасың,–дип сүз каткач, туктап бер-ике сүз алышырга булдым. Күз алдымнан аның мәктәптә укыган еллары, авылның бер чибәре – сөйгән кызы Зөһрә белән тормыш корулары бер мизгелдә йөгереп узды, Нишләгән бу, ник мондый хәлгә төшкән? Мәктәпне тәмамлагач Самир авылда калды. Әти-әниләре белән бераз яшәгәч, бу булдыклы, тырыш яшьләр матур, иркен итеп өй төзеп башка чыктылар. Хатыны Зөһрә бер-бер артлы нәни уллар бүләк итте аңа. Тормышлары бөтен, терлек-туар, кош-корт асрыйлар, яшелчә, җиләк-җимеш бакчаларында ни генә үсми. Шатланып яшисе дә, рәхәтләнеп эшлисе генә. Әти-әниләре дә авылда бер үрнәк гаилә. Ә бүген нишләп шундый мөшкел хәлгә төшкән соң Самир? Ул хуҗалыкта алдынгы механизаторларның берсе булды, тырышып, гаиләсе өчен тормыш йөген җигелеп тартты. Үзенең шәхси хуҗалыгында да тракторы, җиңел автомобиле бар. Техникасы булгач, күрше-күлән, авылдашларының да йомышлары төшеп тора Самирга.
Күршеңнән, авылдашыңнан хезмәтең өчен ничек инде акча аласың, яхшы түгел бит… Ә алар өстәл янына чакырып, бер рюмка ни торган инде ир кешегә, дип кыстый-кыстый эчерәләр. Өйгә көн саен диярлек эчеп кайта башлый ир. Тавыш-гауга, елаш-кычкырыш та шешә белән дуслашкан ир аркасында чыга. Хәзер инде ул элеккеге Самир түгел, аны хатыны да, уллары да элеккеге кебек колач җәеп каршы алмыйлар шул. Хатыны Зөһрә үзен хастаханәгә берничә тапкыр дәваланырга да яткырган, аптырагач, им-томчы әбиләргә дә алып барып караган… Атна-ун көн аек тора да, тагын эчүгә сабыша Самир. Ахырда, гаиләсен, тормышын ташлап, "рәхәт" эзләп чыгып китә ир. Чынлыкта исә бу аның үз бәхетен, рәхәтен ташлап чыгып китүе була. Менә шушы вакытта очраттым инде мин Самирны.
Әмма Самир "рәхәтенә" чыдый алмыйча күпмедер каңгырап йөргәннән соң кабат гаиләсенә кайтып егыла. Шунда ул үзенең упкын кырыена килеп җиткәнлеген аңлый, бөтен ихтыяр көчен җыеп үзен кулга ала, эчүен ташлый.
Хатыны Зөһрә дә, уллары да аны гафу иттеләр. Бу олы йөрәкле хатынга Самир хәзер рәхмәтләр әйтеп туя алмый. Ул яңадан тугандай булды, җиң сызганып эшкә тотынды, йорт-җиренең бөтен, матур булуына, улларының янәшәсендә әти дип бөтерелеп йөрүләренә сөенеп бетә алмый Самир. Уллары да әтиләре кайтуга шат, әтиле кеше бәхетле кеше инде ул. Дус малайларың янында да, тормышта да кыюрак буласың, минем әтием бар, дип горурланасың. Гаилә башлыгы, гаиләнең туендыручысы, тоткасы булган ирләр, мавыкмагыз шул зәһәр эчемлек белән. Дөнья матур, дөнья киң… Илебезгә сәламәт һәм лаеклы ул-кызлар үстерегез, чын ир, чын ата булып калыгыз. Әнә Самир да элеккеге хаталары өчен үкенеп бетә алмый, Ходайдан гафу сорый. Ул әкренләп намазга басты, җомга намазына мәчеткә йөри. Ә мәчеттә яңгыраган моңлы азан тавышы күңелләребезне җылыта, авылга нур, иман нуры тарата, ямь өсти.
Гөлсинә ШӘЙХЕТДИНОВА.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
Хуҗаларсыз хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз