Надежда Ивановна – райондагы 25 технологның иң осталарының берсе, үз хезмәтен гаять җиренә җиткереп башкаручы белгеч. Ел башыннан ул 148 сыерны ясалма орлыкландырган. Әлеге малларның 76 сы инде хуҗаларын бер дигән бозаулар белән куандырып та өлгергән. Ә инде эшнең күркәм нәтиҗәсе белгеч өчен иң мөһиме.