Изге Корбан ае башланды

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Кичә  мөселманнар иң олуг һәм кадерле бәйрәмнәренең берсен – Корбан гаетен билгеләп үттеләр.
Бәйрәм иртәсендә районыбызның барлык 29 мәчетендә дә гает намазлары укылды. Мәчетләргә бик күп халык җыелган иде. Алар гает сәдакалары тараттылар, вәгазьләр тыңладылар. Һәр мәчеттә  район хакимияте вәкилләре булды, алар мөселманнарны бу якты һәм күркәм бәйрәм белән котладылар, исәнлек, иминлек теләделәр. Күп авылларда эшмәкәрләр  ярдәме белән мәчет картлары өчен бәйрәм өстәлләре әзерләнде. Гает намазыннан соң корбан чалу башланды. Корбан чалу өч көн буе бара, ә корбан ашлары ай буе дәвам итәчәк.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин районыбыз  мәчетләренә корбанлык сарыклар бирде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International