Райондашларыбыз хаҗ сәфәрендә

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Корбан бәйрәме Мәккәдә хаҗ кылу тәмамланган көнне башлана. Хаҗ кылу – исламдагы биш "багана"ның берсе. Аны үтәү һәр мөселманга тиеш. Базарлы Матактан Шәүкәт мәчете имамы Салих Насыйбуллин, шулай ук Дания Сәгъдиева, әниле-уллы Надирә һәм Рамил Хәйруллиннар, Алпардан Ринат Насыйбуллин хәзер хаҗ сәфәрендә. Үткән елларда берничә райондашыбыз Согуд Гарәбстанында хаҗ кылып кайтканнар иде. Әмма быелгыча хаҗга күпләп китү – районыбызда әле беренче мәртәбә. Хаҗиларыбызның изге сәфәрдән исән-сау әйләнеп кайтуларын телик.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International