Укытучылар яңа технологияләргә өйрәнә

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе
Бу атнада район мәктәпләрендә укытучылар өчен тренинг - укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа технологияләргә өйрәтү семинарлары башланды.

Семинарлар Базарлы Матак урта мәктәбендә һәм Н.Дәүли исемендәге гимназиядә, Юхмачы, Чуаш Кичүе, Иске Матак, Яңа Салман урта мәктәпләрендә икешәр көн дәвам итәчәк. Семинарларда педагоглар Сингапурдагы мәгариф системасы һәм методикасы белән дә таныша. Дүшәмбе көнне районда Сингапурның мәгариф системасы вәкиле булып китте. Ул Базарлы Матак гимназиясендә укытучылар алдында чыгыш ясады. Ә семинарларны  район мәгълүмати-методик үзәк методистлары – тренерлар үткәрә. Алар Казанда Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы курсларда укып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International