Ә гомумән алганда 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен әлкилеләр 4 меңгә якын басмага язылып өлгергәннәр. Бу почта хезмәткәрләренә җиткерелгән планның 25 проценты дигән сүз. "Әлки хәбәрләре" һәм "Алькеевские вести" газеталарына 2197 кеше язылган. Газета-журналларга язылу эше Үргәгар (почтальон Руфия Сибгатуллина), Югары Колчурино (бүлек начальнигы Елена Толстова), Иске Алпар (бүлек начальнигы Гөлия Борһанова) почта бүлекләрендә бик әйбәт оештырылган.