Ник соң хисләр шулай тиз сүрелә?

2013 елның 18 октябре, җомга

Без һәр ай саен ЗАГСның район бүлегеннән газетага бирү өчен мәгълүматлар  алабыз. Соңгы вакытларда аерылышуларның күплегенә игътибар итми мөмкин түгел. Күп дию генә йомшак әйтү булыр, тәмам хафага салырлык бит таркалучы гаиләләр саны! 
Былтыр менә 107 пар никахлашкан булган (бу соңгы 13 ел эчендә иң кечкенә күрсәткеч), ә 47 гаилә аерылышкан. Быел аерылышулар тагын да артты. Тугыз айда 81 пар өйләнешкән, ә 52 гаилә таркалган. Өйләнешкән һәр ике парның берсе, хәтта күбрәге дә аерылышып бара дигән сүз бит бу.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина өчен аерылышулар – иң "авырткан" проблема. Үзләрендә гаилә тормышына "фатиха" алган парларның берничә елдан аерылышу турында гариза тотып килүләрен бик авыр кабул итә ул. Күңеленә шулай якын алгангамы, аларның һәркайсы, нинди сәбәп белән аерылышуларына тикле хәтерендә.
–Төрлесе бар инде гаиләләрен пыран-заран китерүчеләрнең,–дип сөйли ул. –Менә быел утыз ел бергә яшәгән гаилә таркалды. Тәртипле, зыялы кешеләр, икәү килеп, тыныч кына аерылыштылар. Сәбәбен "Бер-беребезгә кирәгебез бетте",–дип кенә аңлаттылар. Гаилә стажлары 27 ел булган тагын бер пар гариза тотып килгән иде. Алары, шөкер, бер айдан үзара килешеп, гаризаларын кире алып киттеләр. Дөнья булгач,  аерылулары да булып тора инде ул. Әмма соңгы вакытта бу җитди мәсьәләгә артык җиңел карый башладылар кебек.
–Ә нинди сәбәпләр белән аерылышалар?
–Күпчелеге "ирем эчә, эшләми", – ди. Шулай ук  яшәргә торак булмавын, әти-әниләренең гаилә тормышына тыкшынуын сәбәп итүчеләр бар. Күпләр "бер-беребезне аңламыйбыз, бергә яшәргә теләмибез, хисләр дә бетте" дип аңлата аерылышу сәбәбен.
Розалия Разаковна әйтүенчә, гаиләләрнең 70 проценттан артыгы хатын-кызлар инициативасы белән таркала икән. Берникадәр еллар элек аерылышучыларның күпчелеген гаилә стажы уртача ун ел булган парлар тәшкил итсә, хәзер биш ел эчендә гаиләләрен таркатучылар бермә-бер арткан.
Гаилә кодексы нигезендә, ир белән хатынның балигъ түгел балалары, мал-мөлкәтне бүлешү буенча дәгъвалары булмаса, һәм алар икесе дә үзара мөнәсәбәтләрне өзәргә теләк белдерсәләр, аларның аерылышуын ЗАГС бүлегендә рәсмиләштерәләр. Бүтән очракларда исә аерылышырга теләүче парлар гариза белән судка мөрәҗәгать итәләр. Без аерылышулар мәсьәләсендә районның җәмәгать судьясы Гөлнара Галимованың да фикере белән кызыксындык.
–Соңгы елларда аерылышучылар, чыннан да артты, –ди Гөлнара Рафиковна. –Гариза белән килүчеләргә без килешү өчен өч ай вакыт бирәбез. Шунда үзара мөнәсәбәтләрен җайлап, татулашып, гаиләләрен саклап калучылар да бар. Гариза бирүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Ир дигәне эчә, кыйный, хыянәт итә, беркайда эшләми, балаларны, гаиләне матди яктан тәэмин итми – күбесенчә әнә шундый сәбәпләрне атыйлар. 
Гаиләсен карау, матди яктан тулысынча тәэмин итеп җитеш тормышта яшәтү – ир кешенең турыдан-туры бурычы, билгеле. Дин буенча да шулай ул. Хатыны җилкәсендә яшәүне өстен күрүче ялкау, хөрәсән бәндә нинди гаилә башлыгы булсын да, балаларына нинди үрнәк күрсәтә алсын ди?! Ә  балалары анасына, хатынына кул күтәрергә, җәберләргә җөрьәт иткән кеше рухи яктан гарип инде ул. Дәүләт эшен дә, гаилә тормышын да үз җилкәсендә тартып барган, үз-үзен хөрмәт иткән хатын-кыз үзен болай кыерсытып яшәргә юл куймас шул.
Розалия Разаковна белән  аерылышулар хакында сөйләшкәндә  ул күп гаиләләрнең җитди, нигезле сәбәпләрсез таркалуына нык борчылуын кабат-кабат әйтте. Алдарак билгеләп үткәнебезчә, никахта биш ел да яшәмичә аерылышучылар байтак. Аларның инде бер яисә ике балалары була.
–Яшь ир белән хатынның күбесе үзара аңлашып яши белми. Дөресрәге, бер-берен аңларга теләми, берсе берсенә юл куясы килми. Ә бит гаилә булып яшәү ул – сабырлык, түземлелек таләп итә торган зур хезмәт,–ди Розалия Разаковна. – Кызлар колагына да әйтәсе сүзем бар. Кайвакыт күзәтеп торам да исем китә: хатын-кыз иренә юл кую, сабыр булу зарурлыгын аңламый да, кирәк тә санамый. ЗАГСка гариза бирергә килгәч тә үзен әдәпле, тыйнак тота белмәүче кызлар бар. Ирләре әле гаепле сыман башын иеп тора, ә аерылышырга килгән хатын үзен җиңүче кебек тоя. Хатын-кызларның кайберләре гаиләсе таркалуга, баласы ятим калуга артык борчылмый да кебек тоела миңа.
Бу язмага тотынганчы аерылышу сәбәпләре хакында әдәбият караштырганда бер белгечнең шундый сүзләренә тап булган идем: "Бүгенге өйләнешүчеләрнең һәм аерылышучыларның күпчелеге – үткән гасырның 80 нче елларында туган балалар. Аларның байтагы гаиләдә бердәнбер булды, иркә үсте. Алар барлык теләкләре дә үтәлүгә, дөньяның алар тирәсендә әйләнүенә күнеккәннәр һәм үзләренең икенче яртыларына бик югары таләпләр куялар". Бу сүзләрдә, дөрестән дә, хакыйкать юк түгел бит.
Берничә ел элек бер танышыбыз иреннән аерылды. Өч кенә ел яшәп калдылар. Ә бит гаиләне таркатыр өчен бернинди дә сәбәп юк иде кебек. Ире шешә белән дус түгел, эшкә уңган, алма кебек балалары туды. Бөтенесе әйбәт, тик яшь хатынның төп йортта каенана-каената белән яшисе килмәде. Ул тиктомалдан әниләренә кайтып китеп, атналап-айлап шунда тора иде. Ирнең әти-әнисе аларның бик тә бергә яшәүләрен теләделәр, каршы бер сүз дә әйтмәделәр. Тик яшь ир дә хатынының болай йөрүеннән туйды бугай, чираттагы китүендә аны алырга бармады. Яшь килен дә горурлыгын җиңеп кайнана йортына үзе кайтмады. Шулай итеп бер сәбәпсез гаилә җимерелде, бала хәзер әтисез үсә.
Аерылышуларның күбәюе аерым бер районга гына хас проблема түгел, билгеле. Республика, ил күләмендә дә шул хәл. Быелның 9 аенда, әйтик, Татарстанда 11 мең 326 гаилә таркалган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда  5  процентка күбрәк икән.
Дәүләт эшлеклеләре, белгечләр бу проблеманы хәл итүнең  төрле юлларын тәкъдим итәләр. Күптән түгел, мәсәлән, берничә сенатор  аерылышканда түләнә торган дәүләт пошлинасын 400 сумнан 30 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткәннәр. Гаиләне таркатыр алдыннан ире дә, хатын да җитди уйлансыннар, юк-бардан да аерылышырга тормасыннар, янәсе. Әмма бу юл белән генә гаиләләрне ныгытуның барып чыкмаслыгы көн кебек ачык.
Мәктәпләрдә гаилә  кыйммәтләре, гаилә тормышы психологиясе буенча дәресләр, факультативлар  булдырырга да тәкъдим итәләр. Татарстанда мондый дәресләрне алып барырга белгечләр әзерли дә башлаганнар инде. 
Районыбызда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Н.Дәүли исемендәге гимназия директоры Фәридә Яруллина инициативасы белән быел "Гаилә тормышы нигезләре" курсы буенча лекцияләр оештырыла башлады. Мондый чаралар файдасыз, эзсез калмас, билгеле.
Улыңны, кызыңны гаилә тормышына әзерләүне әти-әни үк башларга тиештер, мөгаен. Элегрәк бит әниләр сүз уңаеннан да, турыдан-туры да "Түземле булырга кирәк, түзгән түш ите җыйган", "Кыз бала ул кеше кешесе", "Килен булып төшкән җиреңдә таш булып ят" кебегрәк үгет-нәсихәтне күңелгә сеңдерәләр, ир баланы да, кыз баланы да эшкә өйрәтеп үстерергә тырышалар, "эштән курыкмагыз, эшләп кеше үлми" дип кабатларга яраталар иде.
Гаилә традицияләре  һәм җылы гаилә учагы – һәр кеше өчен ышанычлы сыену урыны да, энергия чыганагы да. Бала да тулы гаиләдә генә чын мәгънәсендә бәхетле булып үсә. Һәм ни генә булмасын, гаиләне саклау күбесенчә ир белән хатынның үз кулында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International