Фәнилнең журналистларга үпкәсе бар

2013 елның 18 октябре, җомга
Фәнил Төгәлбәй авылында яши. Ул районда беренчеләрдән булып гаилә фермасы оештырган кеше. Бик эшчән, тәвәккәл, булдыклы егет. Хатыны Әлфиназ да үзе кебек уңганнарның уңганы.
Гаилә фермасы оештырганда Фәнилгә район җитәкчелеге күп булышлык күрсәтте. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин эшләренең барышы белән гел кызыксынып, ярдәм кулы сузып торды. Электр, су кертү эшләре вакытында проблема көне-сәгате белән хәл ителә иде.
Гаилә фермасы төзүчеләргә бирелә торган 1 миллион сум субсидияне алуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре күп ярдәм итә Гәрәевларга. Аннан ташламалы ЛПХ кредитлары алуда булышалар аңа. Авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре төзелеш эшләрендә дә җиң сызганып ярдәм итәләр әле.
Инде Фәнил бүген аягында нык басып торучы фермер. Ике-өч ел эчендә аның хуҗалыгында  мөгезле эре терлекләр саны 100 башка җитте. Шулай ук 150 баштан артык сарыклар асрый ул. Район газетасы да аның эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп күп тапкырлар язып чыкты. Фәнил малларына җитәрлек азык хәзерләү өчен өстәмә сөрү җире сорап район җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән. Әлеге үтенеч тә уңай хәл ителә.
Көннәрнең берендә Татар Төгәлбәе авылында электр линиясендә кыска ялганыш булып, өйләрдәге суыткыч, телевизор һәм компьютер кебек җиһазларга зыян килә. Соңрак сәбәбе дә билгеле була: авылдагы электр баганасын юл төзүчеләрнең берсе автомобиле белән бәрдергән. Ул шоферга саксызлыгы өчен чара да күрелә. Әмма алары ачыкланганчы Фәнил электр энергиясе буенча авыл халкына тудырылган проблемаларны хәл кылуда ярдәм итүләрен сорап Казанда нәшер ителүче бер газетага һәм телевидениегә мөрәҗәгать итә. Икесеннән дә хәлне ачыкларга авылга журналистлар килә. Озаклап юл төзүчеләр тудырган проблемалар хакында сөйләшәләр.
Газетада да, эфирда да  материаллар дөнья күрә. Тик авылда электр линиясе төзексезлегеннән туган проблема читтә кала. Газетадагы мәкалә, эфирдагы сюжетта тема янәсе Фәнилнең район җитәкчеләренә дәгъва белдерүенә кайтып кала. Фәнилнең журналистларга:
–Нигә алай яздыгыз инде?–дип борчылып шылтыратуына:
–Безгә шулай кирәк иде,–дип кенә җавап бирәләр.
Районда бүген авылларда тормыш җайлансын, яшәү шартлары яхшырсын өчен  бик күп эшләр башкарыла. Әйтик, мәктәпләр, клублар, ФАПлар ремонтлана, яңалары төзелә. Район үзәгеннән иң читтә урнашкан авылларга чаклы газ, телефон кергән. Асфальт юллар да бик күп салынды. Авылларда кадрлар төпләнеп калсын өчен яшьләр программасы буенча 500 дән артык гаиләгә йортлар төзелде. Үз эшләрен булдырырга, гаилә фермалары төзергә алынучылар өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтелә.
Бүген Татар Төгәлбәе, Кошки авылларына чаклы да асфальт юл төзелеп бетте. 200 метр тирәсе асфальт юл фермер корпусына тоташып бетмәүне мондый күләмле эшләр янында  Казан  журналистларына тыйнаграк күтәрсәләр дә урынлы булыр иде.
Тормыш дәвам итә. Гәрәевларның да эштән туктап торганнары юк. Корбан гаете алдыннан шушы бәйрәмгә дип махсус симерткән байтак сарыкларын саткан ул. Район үзәге базарында, Казанда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы  ярминкәләрендә дә катнаша.
Ә инде эш барышында күтәрә алмас мәшәкать чыкса, проблемалар туса, аңа район җитәкчелегенең берсүзсез ярдәмгә киләчәкләрен тоеп яши Фәнил.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International