Китапта республикабызның барлык шәһәрләре һәм районнары турында кызыклы материаллар тупланган. Һәр төбәкнең бит үзенә генә хас тарихи ядкәрләре, талантлы, мәшһүр шәхесләре, гореф-гадәтләре бар. Күпләребез туган төбәгебез, аның асыл кешеләре белән горурланып яши.
Бик күп фотосурәтләр, тирән эчтәлекле мәгълүматлар туплаган гаҗәеп матур һәм тәэсирле басма бу. Китап чыннан да безне Татарстан төбәге буенча бик мавыктыргыч сәяхәткә алып кереп китә. Ул татар, рус, инглиз телләрендә басылган.
Китапның 88-95 нче битләрендә Әлки районы турындагы язмалар, фотосурәтләр урнаштырылган. Аның кереш өлешендә : "Бу җиргә аяк басканда аның тарихы турында уйламый мөмкин түгел. Районның төп үзенчәлеге – узган еллар һәйкәл-ядкәрләренә гаять бай булуы. Биредә бронза чоры һәм Төрки каганат курганнары сакланган. Аларның иң борынгысына – Түбән Әлкидәгесенә – 3,5 мең ел!" диелгән.
Түбәндә без Әлки районына багышланган язмадан берничә өзек бирәбез:
"Бу районда Идел Болгарстаны һәм Алтын Урда чәчәк аткан чорда барлыкка килгән һәм Батый хан белән Тамирлан гаскәрләре җимергән шәһәрлекләр бар. Алар арасында иң үзенчәлеклеләре – Иске Нохрат, Иске Матак, Калабаш, Якимово-Стрелкино шәһәрлекләре. Урта гасыр саклану корылмасы – Югары Әлморза валы калдыклары сакланып калган. Алтын Урда чорындагы мөселман кабер ташлары белән байтак борынгы каберлекләр: Иске Салман, Иске Баллыкүл, Татар Борнае, Иске Чаллы, Татар Шәпкәсе һәм башкалар – шулар рәтендә".
"Әлки районы табигате һәйкәлләре – биредәге сазламыклар һәм чокыр-ерымтылар, чөнки алар уникаль экосистема тудыралар. Мәсәлән, табигый һәйкәл статусы алган Татар Әхмәте торф сазламыгында бозлык чоры реликты – тәбәнәк каеннар сакланган. Әлеге сазламыклар Кече Чирмешән елгасы буйлап сузыла һәм тыюлык буларак саклана. Кеше аягы басмаслык сазламыклар да бар".
"Геологлар бәяләмәсе буенча, Әлки җире файдалы казылмаларга да бай: балчык, вак таш, торфлы туф, чиста су һәм нефтьнең зур зонасы – барысы да зур байлык турында сөйли. Алдагы көннәрдә республика бу байлыкларны үзләштерүгә керешүне планлаштыра".
"Район исеменең килеп чыгышы турында фикерләр күптөрле. Бериш галимнәр аны "Әл"-күл һәм "Кай"-кечерәйтү-иркәләү кушымчасы белән ясалган сүз, диләр, ә халык исә бу якларда беренче татар авылына нигез салган Әлки бабай турында риваять сөйли. Ни дисәң дә, район картасында бүгенге көндә Әлки исеме кушылган өч торак пункт бар: Түбән Әлки, Урта Әлки һәм Югары Әлки. 1920 елларда Түбән Әлки волость үзәге булган, район исеме дә бәлки шуннан киткәндер".
2000 данә тираж белән басылган "Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт: тарих, мәдәният, традицияләр" китабы сатуга чыкмый. Район үзәк китапханәсенә аның татар һәм рус телендәге басмалары кайтарылды. Район халкы әлеге кызыклы китап белән китапханәгә килеп таныша ала.