Изгелек җирдә ятмый

2013 елның 19 октябре, шимбә

Корбан  гаете ислам диненең башка бәйрәмнәре кебек үк, күңелләргә нур, шатлык, изгелек өсти, мөселманнарны гөнаһлардан арыну, киң күңеллелек һәм юмартлыкка өнди. Бу көнне аз тәэмин ителгән, мохтаҗ һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә игътибарлы булу – олуг һәм изге гамәл санала.
Хәйруллин Фонды бәйрәм алдыннан Татарстан мәчетләренә корбанга чалу өчен сарыклар бирә. Әлеге корбан итеннән мохтаҗлар, шул исәптән ике интернат-йорт һәм картлар йортлары өчен хәйрия ашлары әзерләнә.
15 октябрь көнне Хәйруллинның Хәйрия фонды Казанның һәм республиканың Әлки, Алексеевск, Спас, Балык Бистәсе, Нурлат, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Кама Тамагында гомер кичерүче 7 мең өлкән яшьтәге кеше, инвалид һәм башка мохтаҗлар өчен табын корды. Татарстан башкаласының Идел буе һәм Яңа Савин районында урнашкан ике мәчетендә, шулай ук 132 һәм 113 нче мәктәпләрдә 400 кеше өчен бәйрәм ашы әзерләнде. Ә районнарда 56 мәчет, 3 балалар приюты һәм интернат-йортларда сый-нигъмәт таратылды.
Бәйрәм табыннарын татар милли ашлары – өчпочмак, ит шулпасы, гөбәдия, җиләк-җимеш һәм башка тәм-томнар бизәде. Кунаклар өйләренә күтәренке кәеф белән таралышты, үзләре өчен мондый бәйрәмне оештырган кешеләргә рәхмәт сүзләрен кызганмады. Ә кайберләре күршеләре һәм туганнарын да онытмыйча, аларга да күчтәнәч алып китте.   
Хәйруллин фонды күп еллар дәвамында балалар  һәм  картлар йортларында хәйрия чаралары үткәреп килә, шулай ук Казанда һәм республика районнарында халыкның социаль якланмаган катламнарын да онытмый. Ел саен Хәйруллинның    Хәйрия Фонды адресына дистәләгән рәхмәт хатлары килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International