Безнең ит-сөткә калада сорау зур

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Авыл җирлекләре вәкилләре, гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре – барысы 32 берәмлек техника белән башкалага товар төяп бардылар. Казан халкына алар ит, кош-корт түшкәләре, яшелчә, бәрәңге, сөт ризыклары, йомырка, бөртек һәм башка күп төрле көз нигъмәтләре тәкъдим иттеләр. Әлкилеләр алып килгән авыл хуҗалыгы продукциясен кала халкы  яратып сатып алган. Бу көнне барысы 1 миллион 100 мең сумлык товар сатылган. Ярминкәгә, һәрвакыттагыча,  Иске Камка, Иске Салман, Иске Чаллы, Ташбилге авыл җирлекләре бик җитди әзерләнеп, 2-4 әр автомашина товар төяп бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International