Якташыбыз янә дөнья чемпионы

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Газинур Фәттахов быел апрель аенда Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә гер спорты буенча халыкара турнирда катнашып, үз үлчәү категориясендә  дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән иде. Менә Грециядә узган чемпионатта да үз яшендәге һәм үз авырлыгындагы көндәшләре арасында аның нәтиҗәсен судьялар иң югары бал белән бәяләгәннәр. Шулай итеп, якташыбыз икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International