Аденовирус инфекциясе-башлыча өске сулыш юлларының лайлалы тышчасын, күзләрне, шулай ук лимфа системасын зарарлаучы вируслы йогышлы авыру.
Авыру ешрак һава юлы һәм авадагы вирус тамчылары белән тарала. Авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә вирус һавага эләгә, аннары исән кеше йогышлы һаваны сулаганда организмы зарарлана. Көнкүреш контакт юлы - авыру кеше белән тыгыз элемтәдә булганда яки кулларның гигиенасы җитмәгәндә очрый. Соңгы юл бигрәк тә балаларга хас.
Вирус организмга эләккәннән алып беренче симптомнар барлыкка килгәнгә кадәр 1 көннән 2 атнага кадәр, ешрак 5-8 көн уза.
Аденовирус инфекциясе клиник билгеләре төрлелеге белән аерылып тора. Авыру кискен рәвештә тән температурасы 38-39°С ка кадәр күтәрелүдән башлана.авыру башланганнан соң 2-3 көн үткәч, күзләрдә авырту барлыкка килә һәм мул итеп күз яшьләре ага башлый.
Аз гына сүлпәнлек, гомуми хәлсезлек, аппетитның начараюы күзәтелә, баш авыртуы ихтимал, ә мускул һәм буын авыртулары сирәк була. Авыру катлаулануларга (отит, синусит, кайчакта вируслы һәм икенчел бактериаль инфекциянең ярашуы нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы) китерергә мөмкин.
Авыруны профилактикалауда специфик булмаган профилактика зур роль уйный:
-җәмәгать урыннарына барганнан соң кулларны даими рәвештә сабын белән яхшылап юарга
-авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәдән качарга, мәсәлән - төчкерәләр яки йөткерәләр икән.
-кешеләрнең күпләп җыела торган урыннарда булу вакытын кыскартырга, борынны һәм авызны саклый торган медицина битлеген кияргә һәм аны 3 сәгатьтән дә сирәгрәк алмаштырмаска;
-бинаны даими җилләтергә, дымлы җыештыру үткәрергә;
-составында С витамины булган продуктларны (мүк җиләге, брусника, лимон һ. б.) мөмкин кадәр күбрәк кулланырга.;
-сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, йокыны туйдырырга, баланслы тукланырга һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнергә.
-авыруның беренче билгеләре барлыкка килсә, мөмкин кадәр тизрәк медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.