Инде ел ахырына да күп калмады. Безнең алда торган максат – 6000 тонна сөт сату, димәк, ел азагынача тагын 1300 тонна сөт хәзерлисе бар. Аена уртача 410 тонна сөт хәзерләү җиңелдән булмаса да, без моны башкарып чыгарга тиеш. Һәр атнада, һәр көндә җыелган һәр литр сөт әһәмиятле. Ничек кенә булмасын, күрсәткечләрне киметүгә юл куярга ярамый.
Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне сатып керем алу авыл халкы өчен бик кирәкле эш. Шуңа күрә район җитәкчелеге аның тиешенчә оештырылуын контрольдә тота да.