Армиядәге тотрыклылык кызыктыра

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
–Мин унберенче классны тәмамлагач Казанга китеп бардым, механика техникумына укырга кердем. Әмма уку ничектер мавыктырмады: сизәм, миңа бөтенләй башка нәрсә кирәк. Дүрт ай укыгач, армиягә китеп бардым. Башта хезмәт итеп кайтыйм әле, аннары карармын, дим. Шулай итеп бөтенләй ишетмәгән-күрмәгән ерак якка – Байкал артындагы Чита өлкәсенә барып эләктем,–дип сөйли башлады Рафил үзе турында.
Каравыл ротасында хезмәт итә егет.  Үзе солдат вазыйфаларын үти, үзе башкалардан аерылып торган, контракт буенча хезмәт итүчеләргә кызыксынып карый. Вазыйфалары әллә ни авыр түгел, казармада яшәмиләр, шәһәрдә фатир алып торалар, "армиягә" иртән сигездә, башка эш урыннарына йөргән кебек киләләр, кичен кайтып та китәләр. Әле бит җитмәсә яхшы гына хезмәт хакы да алалар!
Кызыга Рафил мондый шартларга. Әти-әнисенә дә шундый мөмкинлек барлыгын, әгәр каршы килмәсәләр армиядә калырга теләвен җиткерә. Әмма әнисе бер дә сөенми улының мондый хәбәрләренә – бигрәк ерак бит!
–Әни шулай борчылгач, кайттым инде. Ләкин ике атна ял иттем дә, туйдым кул кушырып ятудан. Киттем хәрби комиссариатка, тагын хезмәт итәсем килә, тик бу юлы якынгарак җибәрсәгез иде, дидем. Теләгемә каршы килмәделәр – Самара  өлкәсендә дислокацияләнгән һава һөҗүменнән саклану гаскәрләрендә сакта торуны тәкъдим иттеләр,–дип Рафил хикәясен дәвам итә.
Самара өлкәсендәге частька барып, 3 айга исәпләнгән сынау срогын хезмәт иткәч, дөрес адым ясавын, армия хезмәте чынлап та үзенеке икәнлекне аңлый Рафил. Шартлар да охшамаслык түгел: хезмәт хакы 20 мең сумнан артып китә. Әле бу шофер булып хезмәт иткән өчен. "Тиздән радиостанция начальнигы булачакмын, димәк, акчасы да артып китәчәк,"–ди ул.
Егет иптәшләре белән Самарада фатир алып яши, үзенә җиңел машина алып та өлгергән инде, шимбә саен диярлек әти-әнисенең хәлен белергә кайтып-китеп йөри. Сагынырга вакыты да юк.
–Мин үземә юл сайладым инде,–дип акрын гына, әмма ышанычлы итеп әйтеп куя егет. – Менә беренче контрактны үтеп бетерәм дә, Смоленскидагы югары хәрби училищега укырга керәчәкмен. Россия армиясе офицеры буласым килә.
Хезмәтеннән, аңлашыла ки, зарланмый Рафил, киресенчә, кызыклы, дип сөйли. Хәрби өйрәнүләр үтү өчен Әстерхан якларында командировкада булганнар. Ә Универсиада үткән көннәрдә Казанның һава чикләрен саклаганнар.
–Штаттан тыш хәлләр дә булгалады. Бервакыт күктә билгесез аппарат очып йөрүен, сигналларга җавап бирмәвен ачыкладык, аны эзләп табып зарарсызландырдык. Ул җирдән идарә ителә торган метеоочкыч икән, ватылган да,"сүз тыңламый" торганга әйләнгән,–дип сөйли Рафил.
Аның хезмәте радиостанция белән бәйле. Гаять катлаулы, заманча техника белән эш итү өчен даими өйрәнергә, укырга туры килә. Төнге кизү торулар да еш. Әйе, хәрби хезмәт шул ул, җаваплылык, дисциплина таләп итә.
–Түзәрлек,–ди ул үзе. –Әгәр ошамаса, авыр тоелса, беркем дә бәйләп тотмый бит. Контрактны теләсә кайчан өзәргә була – рапорт кына язасы. Ләкин безнең частьтан киткән кеше юк әле, киресенчә килеп кенә торалар. Хәзер бездә 12 "гади" солдат һәм 30 контрактчы бар.
Контракт буенча хезмәт итүчене   һөнәри хәрби дип аңларга кирәк. Ул бөтен вакытын (ял сәгатьләреннән кала) илне саклауга багышлый. Шуңа күрә хөкүмәт аның көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне кайгырта: хезмәт хакы югары, ашау-эчү, кием-салым, торак мәсьәләләре хәл ителгән.
–Армиядә тотрыклылык бар, анда бөтен нәрсә аңлаешлы, шуңа күрә мин дә контракт төзеп йөрим әле менә. Армиядән кайтканыма өч ел үтте инде, әмма күңел тарта – Казанда хезмәт итәчәкмен,-дип Рафил сөйләгәннәргә Илдар да үз сүзен өстәп куйды.
… Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев әйтүенчә, бүген район авылларында беркайда да эшләмәүче, әти-әнисе җилкәсеннән төшмәгән я очраклы хезмәт хакына көн күрүче 100 дән артык ир-егет бар. Үз-үзләрен кая куярга белми аптырап йөрүче бу егетләргә армиягә китеп контракт буенча хезмәт итү, шуның белән тормышларындагы бик күп проблемалардан котылу турында уйлап карасалар да ярыйдыр, шәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International