Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Айлык тәмам. Әмма эш дәвам итә
2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Билгеле, наркотик куллануның бик начар гадәт булып, аның кеше организмын җимерүе, шәхесен юкка чыгаруы, якыннарын, туганнарын бәхетсез итәчәге турында үсеп килүче буынга бик кечкенәдән – мәктәп елларыннан ук аңлатырга, күңеленә сеңдерергә кирәк. Шуңа күрә җәмгыятьтәге бу афәткә каршы көрәштә укытучылар, тәрбиячеләр актив катнашырга тиеш тә. Шуны алдан ук әйтеп куйыйм: районда балигъ булмаганнар арасында наркомания һәм токсикоманияне кисәтү буенча комплекслы эш алып барыла. Мәгариф учреждениеләрендә илкүләм һәм республика программалары ("Карадан кала бөтен төсләр", "Сәламәтлек", "Мәктәптә алкоголь һәм наркотиклар куллануны кисәтү" һ.б.) тормышка ашырыла. 2011 елдан бирле барлык мәктәпләрдә "Белергә хакым бар" дигән Бөтенроссия Интернет-дәресләр үткәрелеп килә. Ел саен "Мәктәп – наркотиксыз территория" дигән бәйге уздырыла.
Шәхес тәрбияләүдә төп рольне гаилә уйный. Гаиләдәге теләсә нинди тискәре үзгәреш баланың шәхесе формалашуга да тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә менә биш ел инде гаиләләр белән наркотикларга каршы системалы эш алып барыла. Аның максаты – ата-аналарга уңышка ирешергә, үз-үзен күрсәтә, әйләнә-тирәдәгеләргә дөрес бәя бирә белергә сәләтле җаваплы шәхес тәрбияләүдә ярдәм итү. Ел саен үткәрелә торган "Балаңның күзләренә кара", "Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!", "Киләчәгебез кадерле безгә!" акцияләре дә шул ук максатларга юнәлтелгән.
Үсмерләр арасында наркотикларның таралуын кисәтү өчен 2006 елдан бирле Татарстанда балаларга медицина каравы үткәрелә. Быел андый тикшерүләр сентябрь-октябрь айларында узды һәм 200 укучыга кагылды. Чуаш Кичүе, Борискино, Иске Әнҗерә, Яңа Салман, Иске Тахтала, Базарлы Матак мәктәпләре укучылары, Салман приютында тәрбияләнүче балалар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучы 8 үсмер наркотик куллануны ачыклаучы тест үтте. Шунысы сөенечле, тест нәтиҗәләренең берсе дә уңай түгел.
Шулай итеп, наркотикларның яшьләр арасында таралуына каршы көрәшкә мәгариф хезмәткәрләре үз өлешләрен кертеп торалар. Айлык барышында исә бу эш тагын да интенсиврак алып барылды: мәктәпләрдә класс сәгатьләре, сәламәтлек дәресләре, төрле уен һәм бәйгеләр, спорт ярышлары үткәрелде, күргәзмәләр оештырылды. Бу чараларда әти-әниләр дә катнаша алды. Ә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова җитәкләгән ведомствоара комиссия үсмерләр белән очрашып, әңгәмәләр үткәрде, кинофильмнар күрсәтте. 11 октябрьдә барлык мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары уздырылды.
Аңлашыла ки, төрле начар гадәтләргә бирешмәс өчен үсмернең буш вакытын файдалы итеп оештырырга кирәк. Хәзерге вакытта 2400 бала өстәмә белем ала, ягъни сәләт-теләкләренә туры килерлек түгәрәк һәм секцияләрдә шөгыльләнә. Бу түгәрәкләрдә имин булмаган гаиләләр балалары, авыр хәлгә юлыккан балалар шөгыльләнәме-юкмы, шуны даими тикшереп торырга кирәк.
Наркотиклар таралуга каршы көрәш бер дә ансат түгел. Безгә тиешле белемнәр белән коралланырга, үсмерләр белән уртак тел таба белергә кирәк. Шунысы начар, районда үсмерләргә квалификацияле психологик-педагогик ярдәм күрсәтерлек белгеч юк. Авыр хәлгә юлыккан, хокук бозарга өлгергән үсмерләр белән дә тиешенчә эшләп бетермибез. Шуңа күрә айлык тәмам, дип тынычланырга хакыбыз юк. Наркотикларның яшьләр арасында таралуына каршы көрәш дәвам итә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз