2024 елның 15 ноябрендә 10 сәгатьтән 11 сәгатькә кадәр район мәдәният йортында үзмәшгульләр һәм үз бизнесларын ачарга теләүчеләр өчен стратегик сессия узачак.
Сез эшмәкәр булырга хыялланасыз, ләкин сездә әле җавап тапмаган сораулар күпме?! Алайса сезгә тәгаен монда!
Сессияне КУЭ Корпорациясенең сертификацияләнгән тренеры, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Унтура Михаил Викторович үткәрәчәк.Очрашуның максаты: физик затларны һәм үзмәшгульләрне шәхси эшмәкәрләр сыйфатында теркәү.Шулай ук сез 2025 елда бизнеска ярдәм чаралары турында белерсез. Сездән актив катнашуыгызны һәмhttps://forms.gle/bzKf2mkZWr4w8oXa6 сылтама буенча теркәлүегезне сорыйбыз!