#БЕЗ БЕРГӘ премиясе финалына үткән татарстанлыны хуплыйбыз!

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә республика халкын #БЕЗБЕРГӘ халыкара премиясе финалына үткән якташы Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырды.

"Бу Альберт Бикмуллин, якташыбыз, чын батыр! Ел башында ул очраклы рәвештә ике балага куркыныч янавын күреп ала һәм ярдәмгә ташлана. Ул шул чагында  балаларның гомерен саклап кала алды, һәм бүген дә читтә калмый һәм СВО зонасында Ватаныбызны саклый»,-диде ТР Рәисе. 

Альберт «Ел гамәле» номинациясендә «Шәхес»номинациясендә #БЕЗБЕРГӘ Халыкара Премиясенең федераль этабы финалистлары арасына кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International