«Серле юлга сәфәр…»

2013 елның 25 октябре, җомга
Безнең районнан Әфганстанда алып барылган сугышчан хәрәкәтләрдә 178 егет катнаша. Кызганычка каршы, аларның барысына да сау-сәламәт килеш туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп булмаган. Ә кайтканнары бүгенгә кадәр ул дәһшәтле сугышны, әфган җирендә ятып калган дусларын оныта алмыйлар.
Расих Нигъмәтҗан улы Җәләлов Буа районында туып үсә, мәктәпне тәмамлагач, Казан Югары хәрби танк училищесында укый. 1981-83 елларда батальон командиры урынбасары вазыйфасында Әфганстандагы сугышта катнаша. Подполковник Җәләлов 1990 елга кадәр Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Хәзерге вакытта ул лаеклы ялда,  актив  җәмәгать  эшчәнлеге алып бара.
Расих Җәләлов Әфганстанда хезмәт иткән елларын шулай ук онытмый: аның өчен ул сугышның һәр көне хәтердән беркайчан да уелмаслык хатирә. Үзе белән бергә сугышкан хезмәттәшләре, һәлак булган солдат һәм офицерлар турында истәлекләрен туплап, "Серле юлга сәфәр…" дигән китап бастырган ул. Шушы китап белән таныштыру өчен Расих Нигъмәтҗанович безнең якларга да килеп китте. Чөнки бу китабында Әлки районы егетләре турында да күп сөйләнә, аларның исемнәре дә китап битләрендә искә алына, батырлыклары тасвирлана. Менә кечкенә генә бер өзек: "Ә Татарстан егетләре монда күп икән. Хозвзводта өлкән водитель – Әлки районы егете Шәйхетдинов Рөстәм, Шәйхетдинов Илдус Ногман улы, аның райондашы Сафин Рәшит, Мингазов Илгизәр, Гатауллин Фәннур Рәшит улы, Сөләйманов Ирек, Медиков Андрей…"
Китапның "Рәхимсез сынаулар" дип аталган бүлегендә 1981 елның 19 апреле вакыйгалары тасвирлана. Автор батальоннарының Пули-Хумри-Баглан-Кондыз маршрутында автоколоннаның әфган мөҗәһитләре һөҗүменә дучар булуы сурәтләнә: «Өч татар егете–  Зәй районы Алмалы авылыннан Гимазов Илгизәр, Әлки районы Алпар авылы егете Сөләйманов Ирек, Минзәлә районы Калмия авылы егете Хазиев Равил берсе артыннан берсе баралар. Баглан шәһәре тирәсендә  һөҗүмнең беренче минутларында ук Илгизәр яралана. Аның машинасы юл читендәге ташка терәлә. Аңа инде үзе дә бу вакытта яраланып өлгергән Ирек ярдәмгә ташлана. Иптәшенең машинасы кабинасын ачып, аңа ярдәм итәргә маташканда алар икесе дә тагын берничә пулядан яралар алалар. Бигрәк тә күп пуля әзмәвердәй таза, матур, көчле Иреккә эләгә. Алар икесе бер кабинада җан бирәләр…»
Якташларыбыз телгә алынган эпизодлар китапта аз түгел, шуңа күрә "Серле юлга сәфәр…" әлкилеләр өчен аеруча кызыклы. Кызганычка каршы, китапның тиражы бик кечкенә – нибары 100 данә. Безнең районга килгәч, Расих Җәләлов Фердинат Дәүләтшин белән очраша һәм китабы турында сөйләп бирә, аны өстәмә рәвештә бастыру мөмкинлеген әйтә.
–Фердинат Мидхәтович миңа бу эштә ярдәм итәсен әйтте. Ул шулай ук сезнең райондагы "әфганчы" - интернационалистлар оешмасына да һәрчак ярдәмле,  эшчәнлекләре белән кызыксынып тора. Шундый кеше белән танышуыма мин бик шат,–диде Расих әфәнде һәм китабының берничә данәсен район китапханәсендә һәм музейда, редакциядә калдыруын әйтте. Ә өстәмә басылгач, тагын берничә китабын китерергә вәгъдә бирде.
"Серле юлга сәфәр…" тарих укытучылары өчен дә бик кирәкле кулланма була ала, чөнки Әфганстанда Совет гаскәрләренең законлы хакимиятне урнаштыруы бу сугышта турыдан-туры катнашкан офицер тарафыннан тасвирланган бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International