Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Җиң сызганып эшлисе мәйданнар байтак әле
2013 елның 25 октябре, җомга
Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, 22 октябрьгә 47,8 мең гектарда җир эшкәртелде, бу барлык сөрү җирләренең 79 процентын тәшкил итә. Туфракны көзге эшкәртүдә 42 агрегат эшли.
Районыбыз авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекләр саны 32451 баш тәшкил итә. Аларны кышлатырга 14172 тонна печән, 122 мең тонна силос, 85 мең тонна сенаж, 21 мең тоннадан артык салам запасы булдырылды. Кукурузны бөртеккә суктыру зур темплар белән бара. Әлегә ул 638 гектарда суктырылып, 3627 тонна кукуруз бөртеге "КШ" агрохолдингының терлекчелек комплексы базаларына саклауга куелды. 6335 гектарда көнбагышны суктырып, 11870 тонна бөртек Базарлы Матак элеваторына озатылды.
"Үзәк Әлки" филиалының "Тахтала" отряды – хезмәт төгәл җайга салынып эшләүче хуҗалыкларының берсе. Билгеле, әлеге хуҗалык белән 10 ел җитәкчелек итүче Равил Гатинның да өлеше зур монда.
–Басуда без җиң сызганып көн-төн эшләргә әзер, шул яңгыр болытлары гына аяк чалмаса,–ди хуҗалык җитәкчесе.
Тахтала янәшәсендәге көнбагыш басуында без килгәндә Юра Севрикеев, Игорь Желтухин, Рафис Камалов, Рәзил Гыйматдинов берсеннән берсе узып көнбагыш суктыралар иде.
–Көнбагышны 2 мең гектардан артык мәйданда чәчкән идек, 530 гектарын егетләр тырышлыгы белән алып та өлгердек. Чыгышы 25 центнер, гектарыннан 30 центнерга чаклы бөртек бирүче басуларыбыз бар. Кырга керә алган очракта көнгә уртача 70-80 гектар суктыра егетләребез, көннәр матур торганда 150 гектарга чаклы суктырган көннәр була,–ди тәҗрибәле җитәкче.
Равил Гатин белән әңгәмә корган арада 10 минут узмагандыр, комбайннарның бункерлары тулып та өлгерде. Суктырылган көнбагышны Семен Рыжков, Юрий Свилин, Фәргать Шәйхетдинов, Владимир Смирнов, Михаил Байков Базарлы Матак элеваторына үзләренең дистәләгән тонна йөк сыйдырышлы прицепларны "Арес", "Агротрон" тракторлары белән алып баралар.
Бункерлар тулган арада Михаил Байков белән сөйләшеп тә алдык. Әлки районы чигендә урнашкан Демидовка авылыннан ул. Уңган, булдыклы механизаторларның берсе. "Кызыл Шәрык-Агро" оешканчы 12 ел К-700 тракторында, 10 ел ДТ-75 тә эшләгән. Ә 2003 елда аңа "Агротрон" чит ил тракторын ышанып тапшыралар һәм бер дә ялгышмыйлар. Менә инде бер дистә ел ул әлеге тимер атында басу-кырларда җир эшкәртә. Яз-көз чәчүдә, малларга азык ташуда эшли. Вак-төяк ватылуларны санамаганда, тракторы бер дә чыгымчыламый эшләп тора. Хәзер менә көнбагыш басуында хезмәттә ул.
Хуҗалык басуларында 100 гектар кукурузны бөртеккә суктырып өлгергәннәр, тагын 300 гектарында эш башкарасы бар. "Тахтала" механизаторлары басуларда туңга сөрү, туфракның өске өлешен эшкәртүне 1200 гектарда башкарганнар. Бу Сергей Смирнов, Николай Садовников, Виктор Рыжков, Александр Терентьевның хезмәте нәтиҗәсе.
Быелгы коры җәйнең нәтиҗәләрен истә тотып, көзге чәчүдә 1250 гектарда бодай, 210 гектарда тритикале орлыкларын җир куенына салганнар да биредә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
май, 2026 ел
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
2026 елның 30 апреленнән 2026 елның 1 июненә кадәр үсә торган «Безнекеләрне бел» Россия брендлары конкурсына гаризалар кабул ителә
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
Балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү өчен “Кайнар линия”
12
май, 2026 ел
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
21 апрельдән 12 июньгә кадәр төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү уза.
11
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 12.05.2026
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү 18 сәгатьтән. 11 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 12 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз