Авыр, дип тормыйча, күтәрәләр генә!

2013 елның 26 октябре, шимбә
Пауэрлифтинг – авыр атлетиканың бер юнәлеше, яткан килеш штанга күтәрү дигән сүз. Зур физик көч, нык исәнлек таләп итүче бу спортны массакүләм дип әйтеп булмый, һәрхәлдә, республика ярышларында барлык районнар да үз вәкилләрен җибәрә алмый.
Ә безнекеләр пауэрлифтингны үз итте. Әле генә үткән Татарстан чемпионатында тулы команда катнашты Әлки районыннан. Һәм нәтиҗәләр дә әйбәт: 59 кг га кадәрге үлчәү категориясендә Әнҗерәдән Галимов Илнур өченче урынны яулады, 83 кг га кадәр спортчылар арасында "Алинә" спортзалы хезмәткәре Габидуллин Илһам дүртенче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кызлардан бердәнбер вәкилебез Зыятдинова Гөлнур 84 кг га кадәрге үлчәү категориясендә I урынны яулады!
Ветераннарыбыз да сынатмадылар: 60-69 яшьлекләр арасында  Галимов Әнвәр III  урынны алды. Үз төркемнәрендә Зыятдинов Касыйм (50-59 яшьлекләр), Гарипов Рәшит (59-60 яшь) Фәттахов Газинур (40-45 яшь) шулай ук III урыннарны яулый алдылар. 
Команданы ярышларга тренерлар Зыятдинов Касыйм һәм Фәттахов Газинур әзерләде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International