Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына ия.Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1 470 ата-ана файдаланган.Инвалид балалар тәрбияләнә торган гаиләләрдә ата — аналарның берсе: әни — 50 яшьтә, әти-55 яшьтә картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерергә хокуклы.Опекуннар өчен пенсия яше опеканың һәр ел ярым өчен бер елга кими, әмма гомумән алганда биш елдан да артык түгел.Әгәр гаиләдә берничә инвалид бала тәрбияләнә икән, бу хокуктан ата-аналар документларны төрле балаларга рәсмиләштереп икесе дә файдалана алачак.
"Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан әнисе, ә аннары әтисе файдаланган, әмма әнисе бу пенсиядән баш тартса яки аның башка төренә күчсә. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак гомуми пенсия яшенә җиткәч иминият пенсиясенә күчкән. Аннары 55 яшендә баланың әтисе вакытыннан алда пенсия ала»,- дип ачыклык кертте Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен кирәкле шартлар:
1. Баланы МСЭ органнары тарафыннан инвалид яки балачактан инвалид дип тану;
2. Инвалид баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү;
3. Кирәкле иминият стажы булу: хатын-кызлар өчен-15 ел, ирләр өчен — 20 ел;
4. 2024 елга кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты туплау;
5. Бала 8 яшькә җиткәнче опека билгеләү (опекуннар өчен).
Инвалид балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Һәр тулы ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең ВКонтакте, Сыйныфташлар социаль челтәрләрдә һәм Telegramда таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).