Алкоголь һәм ана булу-ике бер-берсенә туры килми торган төшенчә!

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Алкоголь куллану проблемасы безнең көннәрдә бик актуаль. Хәзер дөньяда спиртлы эчемлекләр куллану гаять зур саннар белән характерлана.Моннан бөтен җәмгыять интегә, бигрәк тә соңгы вакытта хатын-кыз алкоголизмы саны арткан.Алкогольнең зыяны ачык. Исбатланганча, алкоголь организм эченә эләккән очракта, ул кан буйлап барлык органнарга тарала һәм аларга җимерелгәнче начар тәэсир итә. Алкогольне системалы рәвештә кулланганда куркыныч авыру-алкоголизм барлыкка килә.Йөклелек һәм алкоголь-бу төшенчәләр ярашмый. Тик, кызганычка каршы, барлык хатын-кызлар да алай уйламый. Йөклелек вакытында алкогольнең авыр нәтиҗәләргә китерүендә шик тумаска тиеш.

Ана карынындагы үсешнең бөтен вакыты дәвамында ана организмы белән уникаль орган – плацента аша турыдан-туры бәйләнгән яралгы ананың сәламәтлегенә даими бәйле була.

Имезүче ана алкогольнең күкрәк баласы организмына һәм беренче чиратта аның нерв системасына бик зарарлы йогынты ясавын истә тотарга тиеш. Ана сөте белән Сабый организмына эләгүче алкогольнең бик аз дозалары да үзәк нерв системасы эшчәнлегендә җитди бозылулар китереп чыгарырга мөмкин, ә аерым очракларда хәтта кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Бала алкоголь тәэсирендә тынычсызлана, Начар йоклый, аның көзән җыерылуы, ә соңыннан психик үсештә артта калуы да күзәтелергә мөмкин. Әгәр дә имезүче ана хроник алкоголизмнан интегә икән, һәм сабый организмына даими рәвештә алкоголь эләгә икән, югарыда телгә алынган катлауланулардан тыш, балада "күкрәк яшендәге алкоголь бәйлелеге синдромы"барлыкка килергә мөмкин.

Йөклелек вакытында теләсә нинди күләмдә алкоголь баланың миендә чагыла. Эчкән аналарның балалары начаррак укый, аларның интеллекты түбәнрәк һәм үз-үзләрен тоту тайпылышларыннан зыян күрү куркынычы югарырак. Алкоголь яралгыга зыян китерми торган куркынычсыз минималь бусаганы галимнәр тапмаган.

Шул рәвешле, нәтиҗә бер булырга мөмкин – йөклелекне планлаштырганда алкоголь кулланудан катгый баш тартырга кирәк. Бала күтәреп йөргәндә шуны истә тотарга кирәк: бер йотым да булачак сабыйга зыян китерәчәк һәм киләчәктә сәламәтлек белән проблемалар тудырачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International